Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Галимова: “Миңнеханов КФУның мактаулы докторы исеменнән баш тартты

Рөстәм Миңнеханов бу исемне Татарстан Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәргә әзер.

Рөстәм Миңнеханов КФУның мактаулы докторы исемен Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

“Рөстәм Миңнеханов мондый мактаулы исем бирүләре өчен рәхмәт белдерә. Белгәнегезчә, ул республиканың иң зур вузларының берсе тормышында актив катнаша. Президент вузның киләчәктә дә югары күрсәткечләргә ирешәчәгенә ышана. Әмма бу мактаулы исемне, Татарстан Президенты сыйфатында эшен төгәлләгәч кенә кабул итәргә әзер”, - диде Галимова.

Алдан билгеле булганча, КФУның Гыйльми Советы бертавыштан вузның Попечительлек советы җитәкчесе һәм Татарстан Президентына мактаулы исем бирү тәкъдимен хуплаган иде.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев