Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт кешесе балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы җинаять кылуда гаепләнә

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 33 яшьлек Әлмәт кешесенә карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Аңа РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2015-2016 елларда ул социаль челтәрләрнең берсендә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малайның ялган битләрен ачкан. Шулар ярдәмендә ир-ат 10-14 яшьлек балалар белән таныша һәм интернет ярдәмендә аларга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылырга керешә. Аның гамәлләреннән барлыгы 56 бала (шуларның 51е – кызлар, 5се – малайлар) зыян күргән.

Гаепләнүченең җинаятьчел эшчәнлегенә зыян күрүчеләрнең берсенең әнисе кызын шәрә килеш үз-үзен фотога төшергән чагында күргәннән соң чик куелган. Кыз барысын да сөйләп биргән һәм җинаятьче кулга алынган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, әмма күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Җинаять эше судка тапшырылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X