Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәт пляжы – Европа дәрәҗәсендәге җитди тәүге проект! [+фото, видео]

Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәре күлендә туристик рекреация зонасының, гадиләштереп әйткәндә тантаналы ачылышы вакытында белдерде. Ачылыш тантанасында Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең сәламләү сүзендә күлне чистарту буенча башкарылган эшләргә тукталды. "Шәһәребездә Европадагы тиңдәшләреннән һич тә калышмый торган пляж сафка басты, элеккеге сазлык урынында ачык һавада бассейн...

Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәре күлендә туристик рекреация зонасының, гадиләштереп әйткәндә тантаналы ачылышы вакытында белдерде.


Ачылыш тантанасында Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең сәламләү сүзендә күлне чистарту буенча башкарылган эшләргә тукталды. "Шәһәребездә Европадагы тиңдәшләреннән һич тә калышмый торган пляж сафка басты, элеккеге сазлык урынында ачык һавада бассейн төзелде, иҗади башлангычларга теләктәшлек күрсәтү өчен заманча коворкинг үзәге ачылды. Безнең курортның йөрәге - Европа дәрәҗәсендәге заманча вейк-парк. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәменнән башка гамәлгә ашырыла алмас иде. Узган ел нәкъ менә Әлмәттә "Шәмсенур" паркын ачкан вакытта Рөстәм Миңнеханов республикада Су саклау зоналары елына старт бирде. Без сезнең күрсәтмәне үтәп, әлмәтлеләр җәйге ял зонасына тиенсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләдек", - диде Айрат Хәйруллин.

- Бу - Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында гамәлгә ашырылган тәүге җитди проект. Мин бу матурлыкны күреп хәйран калдым, - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Ул әлеге пляж әлмәтлеләрнең яраткан ял урынына әвереләчәгенә ышаныч белдерде.


Бәйрәм сәхнәсендә кораб кыңгыравы, тарихи музей экспонаты урнаштырылган иде. 1960 елда Ленинград судно төзүчеләре суга "Әлмәт" теплоходын төшергән, 1962 елда ул Кубага озатылган.


Мактаулы кунаклар, әлеге кыңгырауны чыңлатып, шәһәр күле ачылышына старт бирде.

- Безнең шәһәребезнең мэры, үзенә әле 35 яшь кенә булуына карамастан, былтыр һәм быел Әлмәтне төп күрсәткечләр буенча күтәрде. Ул районның тышкы ягы буенча гына эшләми, һәр проектка мәгънә салып хезмәт куя. Мисал өчен, бездә "Велосипедизация" проекты кебек масштаблы проект булдырыла. Аның дәвамында 50 километр озынлыктагы велосипед юлы төзеләчәк. "Шәмсенур" паркын да аерым атап үтми мөмкин түгел. Ул шәһәрлеләрнең күз алдында яңартылды. Җитмәсә, быел әлмәтлеләр өчен шәһәр күле территориясе дә уникаль ял итү зонасына әверелде. Аңа Татарстанда гына түгел, Россиядә тиңнәр юк, - ди Әлмәт шәһәренең Кулланучылар хокукын яклау һәм кулланучылар хокукын агарту буенча җирле җәмгыяте идарә президенты Булат Борһанов.

Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар скалодромда һәм җәйге кафеда булды, биредә Әлмәттә гамәлгә ашырылган "Дай 5!" программасы тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка мактаулы кунаклар фитнес һәм воркаут дәресләре үткәрелә торган территорияне карады, "Җир җиләге ярминкәсе" ачылышында катнашты, "Буяулар фестивале"ндә булды.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев