Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә Даши Намдаковның яңа ачылган скульптурасы интернетта бәхәсләр тудырып өлгергән

2 сентябрь көнне, Әлмәт шәһәрендә, «Татнефть» офисы алдында, Даши Намдаковның яңа «Каракүз» дип аталган скульптурасы ачылган. Һәйкәл ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булган.

Күптән түгел, ул үзенең инстаграм аккаунтында һәйкәл фотосы белән уртаклашкан иде.

— Каракүз һәйкәле — Даши Намдаковның Идел буе Болгар илен яклучы хатын кызга багышланган!, — дип язган президент фото астында.

Социаль челтәрләрдә исә, халык һәйкәл турында бер уртак фикергә килә алмый. Кемдер сынны ошатса, икенчеләр Даши Намдаков һәйкәлләре артык чуар, һәм табигый түгел дип саный.

Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?

Фото: скриншот инстаграм

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев