Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттә ир әрсез кунакны үтергән

Бу хәл Ленин урамындагы 53 нче йортта 3 декабрьдә төн уртасы узгач була.

Бергә эчеп утырган урта яшьләрдәге ике ир арасында низаг чыга. Хуҗа кунагын кайтарып җибәрергә маташа. Әмма тегесе киреләнә. Шулвакыт хуҗа кулына пычак ала. Кунакны җәрәхәтләгәч, ул медикларны чакырта. Күкрәгенә пычак белән кадаган ирне ЦРБ хастаханәсенә алып китәләр. Ул операция өстәлендә иртәнге алтыларда җан бирә.
Фатир хуҗасы кулга алынган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев