Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлмәттәге укытучы һәм укучы арасында җенси мөнәсәбәт ел башыннан бирле дәвам иткән

Әлмәттәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек хатын-кызның 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кереп, кызның авыр хәлдә хастаханәгә эләгүе турындагы хәбәр җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарды. Тикшерү органнары тулырак мәгълүмат белән чыкты. 22 август иртәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы Әлмәт хастаханәсенең гинекология бүлегенә җенси органнары...

Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча эш кузгатылды.

Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның гыйнварыннан кыз систематик рәвештә үз мәктәбенең рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче, 24 яшьлек укытучы апасы белән җенси мөнәсәбәттә булган. 21 августта, берничә сәгатькә сузылган чираттагы якынлык кызның хастаханәгә китерелүе белән төгәлләнгән.

Җинаять кылуда катнашуын хатын-кыз тулысынча таныган. Якын арада психолог булышлыгында кыз баладан сорау алыначак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X