Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лондонда Forest Lane паркына Сабан туена 200 кеше килгән

Милли бәйрәм Бөекбританиядә “Заман” татар һәм башкорт ассоциациясе әгъзалары тәкъдиме белән оештырылып килә.

Татар һәм башкорт мәдәниятенең кыйммәтен аңлаучы 200дән артык кеше Лондонда Forest Lane паркында традиция буенча Сабан туена җыелган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Милли бәйрәм Бөекбританиядә “Заман” татар һәм башкорт ассоциациясе әгъзалары тәкъдиме белән Лондон шәһәрендә оештырылып килә.

Ачык матур киемнәр, җыр-бию, театральләштерелгән сәхнә, балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар, халык иҗаты эшләнмәләрен сату күргәзмәсе, фото-күргәзмә – болар барысы да татар һәм башкорт бәйрәме бизәкләре булды.

Концерт программасы татар һәм башкорт номерлары белән генә түгел, үзбәк, кыргыз, болгар, рус биюләре белән дә баетылган иде.

“Сабан туенда барлык кунакларның да актив катнашуы күңелгә ятты. Без таныштык, бергәләп дусларча биедек, тәэсирләребез белән бүлештек, уеннарда катнаштык. Бу бәйрәм безнең мәдәниятебезнең бердәмлеген һәм матурлыгын, тел байлыгын һәм характер ныклыгын күрсәтте, - дип сөйләде “Башинформ” агентлыгына БМО хезмәткәре Айсылу Янтурина-Дарлес. - Ел саен әлеге бәйрәм белән кызыксынучыларның осталыгы һәм кешеләр саны арта бара. Бәйрәм байый бара, кунаклар чит шәһәрләрдән дә, чит илләрдән дә килеп биредә катнашырга тырышалар”. 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев