Саба таңнары

Лотереядә 487 миллион доллар акча откан

Әлеге хәл Америкада булган. Powerball лотереясен уйнаткан вакытта берәү 487 миллион доллар джекпот откан.

Нью-Гемпшир штатында сатылган билетның барлык 6 саны да туры килгән. Бәхетле билет саннары - 11-17-21-23-32, дип яза Associated Press. Бу Powerball лотереясе тарихындагы сигезенче зур отыш икән. Соңгы тапкыр джекпот үз хуҗасын 7 майда тапкан иде. Ул вакыттагы отыш суммасы - 429 миллион доллар булган.
Ишеткән булсагыз, февральдә Новосибирскида берәү 358 миллион сум акча откан иде. Шунысы кызык: джекпоттан тыш әлеге ир-ат тагын бер категория буенча уңышка иреште - 100 сум акча отты.
Язманы бәяләгез1 2 3 4 5 (0 тавышлар)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: