Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М12 трассасын төзегәннән соң, Идел ярлары балыкчылар һәм туристлар өчен ирекле булачак

Гребени авылы янында күпер салу планлаштырыла, чөнки биредә корылма экологиягә иң аз зыян салачак.

Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрален төзү балыкчыларга һәм туристларга Идел буена төшәргә һәм яр буйлап үтәргә комачауламаячак. Эшче төркем утырышында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдергәнчә, анда йцръ цчен бернинди чикләүләр дә булмаячак.

"Идел буенда ирекле юл күздә тотыла. Бүген бу сорауны бирдек ёщм ул техник биремдә рәсмиләштереләчәк. Проектлаучылар безнең теләкне чираттагы тапкыр игътибарга алды, хәрәкәтләнү иреген саклап калуны проект биременә кертергә алар риза", - диде Хәнифов.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, Идел аша күпер елга юлының бөтен киңлеге буйлап субайларда төзеләчәк. Яшел Үзән районындагы Займище бистәсендәге кебек, дамба төзү планлаштырылмый.

Проектлаучы Гребени авылы янында күпер төзү проектын карый, чөнки ул экологиягә иң аз зыян китерә. Күперне агым уңаенда астарак торгызу берьюлы берничә сакланучы табигать территориясе, шул исәптән "Лабышка таулары"на кагыла.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында бүген Мәскәү - Казан тизйөрешле автомагистрален төзү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды. Төркем составына Казанның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзелергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев