Маңгай тире куркытмый
Физик эштән дә курыкмыйбыз! Бүген Идел буе федераль округында акыл хезмәтенә таянып эшләүчеләрнең 10 проценты шул фикердә. “HeadHunter” тикшеренү үзәге уздырган соңгы сораштыруда алар, кирәк булса, акыл хезмәтен “кара эш”кә алмаштырырга әзер булуларын җиткергән. Респондентларның тагын 22 проценты, яңа эш урыны булачагына төгәл гарантия бирелгән очракта, квалификациясен тамырдан үзгәртергә риза икән.
Сораштыруда катнашучыларның 17 проценты исә акыл хезмәтеннән башка тормышын күз алдына да китермәвен әйткән. Физик эштән курыкмаучыларның күпчелеген машина бизнесы тармагында хезмәт куючылар тәшкил итә. Әлеге өлкәдә эшләүче һәр биш кешенең берсе акыл хезмәтеннән баш тартырга әзер. Куркынычсызлык һәм туризм тармагы хезмәткәрләре дә шундый ук җавап кайтарган. Алар эш урынын бернинди авырлыксыз үзгәртергә әзер булуларының төп сәбәбен хәзерге хезмәт урынында һөнәри яктан үсеш булмау, хезмәт хакының түбән булуы белән бәйләп аңлаткан. “Бүген эшче һөнәр ияләре бу яктан безгә караганда бәхетлерәк”, – ди алар.
Акыл хезмәтеннән баш тартырга әзер булучылар арасында физик хезмәткә өстәмә табыш чыганагы, хобби итеп караучылар да юк түгел. “Ак якалы”лар нигездә пешекче-кондитер (9 процент), машина төзәтүче һөнәрен үзләштерергә тели икән. Араларында йөк ташучы, сантехник эшенә кызыгучылар бармак белән генә санарлык. Ә менә табиб, хисапчылар исә бүгенге һөнәрен башкасына алтын таулар вәгъдә итсәләр дә алмаштырмаячагына әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев