Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махачкала аэропорты башлыгы: Татарстан кешеләре хаҗга Дагыстан аша бара ала

Казаннан туры Махачкалага оча торган даими авиарейс ачылу дини туризм үсешенә этәргеч бирәчәк.

Казаннан туры Махачкалага оча торган авиаэлемтә Татарстаннан хаҗ кылучыларга Дагыстан аркылы Мәдинәгә барырга ярдәм итәчәк.  Даими авиарейс ачылу дини туризм үсешенә этәргеч бирәчәк. Бу хакта Казан журналистларына “Махачкала аэропорты” генераль директоры Арсен Пирмагомедов хәбәр итте.

"Дагыстанда изге урыннар булган Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ оештыру тәҗрибәсе тупланган", - дип аңлатты спикер.

“Хаҗга баручыларның яртысыннан артыгына "Махачкала" аэропорты хезмәт күрсәтә. Дагыстан хаҗ операторы, "Марва тур" компаниясе олы һәм кече хаҗга хаҗ кылырга баруны оештыруда зур тәҗрибә туплады. Без инде әлеге компания вәкилләре белән киңәшләштек, алар Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларга кирәк булганда ярдәм күрсәтергә әзер”, - дип өстәде ул.

  • Казаннан Махачкалага яңа авиарейс 3 августта ачылды. Очышлар җомга һәм якшәмбе көннәрендә атнага ике тапкыр оештырыла.

 

Фото: Шамиль Садыков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев