Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МАХСУС РЕЖИМ КЕРТЕЛДЕ

Республикада 25 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә. Әлеге чорда учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук урман белән читләшкән объектлар, сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык билә­мәләрендә, парклар зонасында, торфлы участокларда ачык утта азык әзерләү, пиротехника куллану тыела.

Әгәр сез кайдадыр коры үлән януын, чүп-чар яки учак янганын күрәсез икән, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен­ бозучыларны ачыклау  өчен,  янгын  кү­зәт­челеге  хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үт­кә­реләчәк. Янгын  куркынычсызлыгы таләпләрен үтә­мәүче гражданнарны – 4000 сумга, вазыйфаи затларны – 30000, юридик затларны 500 мең сумга кадәр штрафка тарту  каралган.

 Айнур Галимуллин,                                                                                         

Саба һәм Теләче  районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм  профилактика эше  бүлеге начальнигы.

Фото: https://pixabay.com | Ylvers

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев