Реклама
2018 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак.
Бәйрәм программасында – үзешчән ясалган иң креатив чаналарга, костюмнарга, таудан иң тиз һәм ерак төшүгә конкурслар каралган. Чарада катнашучылар чаналар музеенда, халык кәсепләре күргәзмәсендә була, төрле мастер-классларда катнаша алалар.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Алар үзләре ясаган оригиналь чаналар алып килергә, аларның презентациясен үткәрергә һәм таудан шуып күрсәтергә тиеш булалар.