Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мамадышта Питрау бәйрәме башланды

Быел Җөри авылында Питрау бәйрәме 19нчы тапкыр уздырыла.

Хәзерге минутларда Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме башланып китте. Быел ул 19нчы тапкыр уздырыла. Чараның максаты – керәшеннәрнең мәдәни традицияләрен, гореф-гадәт, йолаларын үстерү һәм саклау. 

"Бәйрәмне һәр ел саен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Дус-туганнар белән очрашабыз, рәхәтләнеп күңел ачабыз, уеннарда катнашабыз. Керәшен халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Питрау - җәй, чәчәк, үләннәр бәйрәме буларак үткәрелә. Татар халкының Сабантуй бәйрәменә охшаган", - диде Анна Петрова. 

"Питрау-2018" программасы буенча, кичке биштә ат чабышы була. Алга таба утын кисү, каршылыкларны узып йөгерү, аркан тарту, себерке бәйләү буенча ярышлар узачак. Түгәрәк уен уйнау, такмаклар җырлашу, “Питрау сандугачы” исеме өчен көрәш тә каралган.
Бәйрәмдә “Димче почмагы”, “Керәшен авылы”, “Керәшен чибәре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее, "Әкият" балалар мәйданчыгы эшли. 

Мамадыш районы Яке авылыннан килгән Владимир Макаров әлеге бәйрәмне керәшеннәрне танытыр өчен кирәк, дип саный. "Шушы бәйрәм аша барлык үткәнебезне, якты киләчәгебезне күрсәтә алабыз. Керәшеннәр кунакка йөрергә дә, кунак сыйларга да бик ярата. Безнең күңел һәркем өчен ачык. Мәйданда көмеш тәңкәләр белән бизәлгән милли киемнәрдән керәшеннәрне күрү бик куанычлы вакыйга. Яшь буын моны күреп, белеп үссен иде", - диде ул. 

Бүген бәйрәм сәхнәсендә утыздан артык фольклор коллективларның чыгыш ясавы көтелә. Башкортстан, Чиләбе, Оренбург, Удмуртия, Самарадан да килүчеләр бар. Бәйрәмнең күрке – керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле җырлары. 

Тырлау аланында татар эсрадасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Алина Даутова, Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина чыгыш ясаячак.

Сигез яшьлек Тимофей Иванов түгәрәк уенда катнашу өчен мәкаль, сынамыш, такмак һәм җырлар өйрәнгән. "Барысын да әбием өйрәтте. "Питрау үтә-җәй үтә". "Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә". "Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз бик тиз киләчәк, Питрау узганнан соң бер атна бертуктаусыз кычкырса-озак булыр", - диде ул. 

Питрауның рәсми ачылышы кичке алтыда башла. Тантанада “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе, кунакларның котлавы, бүләкләүләр булачак.

Фото: Ләйлә Хәкимова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X