Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Маникюр кайчысы белән янап акча таләп иткән

Саба районы суды күптән түгел көч кулланып, кеше талау­да гаепләнүчегә  хөкем карары чыгарды.

Казанда   яшәүче 1983 елгы  Н.  кеше талаганы  өчен беренче  тапкыр 2013 елда хөкем ителгән булган. Колониядә үзен   яхшы тоткан  өчен  1 ел да 3 ай алдан иреккә  чыгарыла. Әмма  ышанычны  акламый, урлашканы  өчен 2017  елда Биектау  район суды хөкем  карары нигезендә  4 елга кырыс  режимлы  колониягә җибәрелә. 2018 елның декабрендә әлеге  җәза 1 ел да 5 айга ирекне  чикләү белән  алыштырыла.   

Н.  бу юлы да тәүбәгә килми. Ул узган елның 7 октябрь кичендә койма аша Шә­мәр­дәннең Фрунзе  урамындагы йорт биләмәсенә  үтеп  керә. Үзен беркем дә  күзәтеп тормаганына  ышанганнан   соң,  подвал тәрәзәсен ачып, баскычтан чоланга менә. Өй  эчендә  үзе  дә көтмәгәндә йорт хуҗабикәсе А.ны очраткач, аннан акча таләп итә башлый. Кул  учы белән  берничә тапкыр   йөзенә суга. Хуҗабикә   ярдәм   сорап  кычкыргач,  кулы белән  авызын каплый, телефонын да тартып ала. Аннары йорттан  акча һәм  кыйммәтле  әйберләр эзли, таба алмагач, зыян   күрүчедән таләп итә. Кулына  миникюр  кайчысы тотып, тән җәрәхәтләре ясау белән  яный. Тормышы  өчен  куркуга  калган А.  аңа шкафтан 30 мең  сум акча алып бирергә мәҗбүр була. Ишек  алдында  сөйләшкән тавышлар ишетелгәч, куркуга  калган җинаятьче балкон тәрәзәсен  ватып,  урамга  сикерә.

Судта  Н. үз гаебен  тулысын­ча таныды, кылган гамәле  өчен үкенүен  белдерде. Кылын­ган җинаятьнең бар ягын да җентекләп тикшергәч, зыян күрүчеләрнең фикерен тыңлагач, суд  Н.ны  РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаятьне  кылуда гаепле дип тапты. Хәзер  ул  7 ел гомерен   төзәтү колониясендә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев