Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Башаров өченче тапкыр өйләнгән

9 сентябрь көнне Марат Башаров өченче тапкыр өйләнгән. Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе - Елизавета Шевырковага. Марат Башаровка - 43, ә Елизаветага - 31 яшь. Алар инде берничә ел бергә яшиләр, әмма актер хәзер генә законлы рәвештә язылышырга булган. 2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары - Марсель туа....

9 сентябрь көнне Марат Башаров өченче тапкыр өйләнгән. Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе - Елизавета Шевырковага.

Марат Башаровка - 43, ә Елизаветага - 31 яшь. Алар инде берничә ел бергә яшиләр, әмма актер хәзер генә законлы рәвештә язылышырга булган.

2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары - Марсель туа. Бер атна вакыт узгач, мулла чакырып улларына исем куштыралар. Шул ук елның ноябрь аенда Башаровлар мөселман йоласына туры китереп никах укыта. Елизавета өчен әлеге гореф-гадәтләр көтелмәгән хәл була.

Никах булса да, Марат сөйгәнен кулын сорарга ашыкмый. Күпмедер вакыт узгач, дөресрәге 2017 елның март аенда Прага шәһәренә барганда, Марат, ниһаять, тәкъдим ясый һәм 9 сентябрь көнне алар законлы рәвештә язылыша.

Язылышу тантанасына бары якыннарын гына чакырган алар. Барлыгы - 20 кеше. Туйны ресторанда дәвам иткәннәр. Туйга улларын алып килмәгәннәр, бала няня белән калган.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев