Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

"Яңгырлар һәм температураның минуска төшүе бу атнада кырларда бар куәткә эшләргә ирек бирмәде. Кыр эшләре иртәрәк башлануга да карамастан, төп эшләр гадәттәге срокларда башкарыла", - диле Марат Җәббаров.

Бүгенге көндә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча планлаштырылган күләмнәр үтәлгән.

"Республика игенчеләренә 1,8 млн. гектар диярлек мәйданда чәчү эшләре башкарырга кирәк булачак. 125 мең га чәчелгән, шуннан бөртеклеләр – 102 мең га, майлы культуралар – 4 мең га һәм азык культуралары – 17 мең га", - дип, билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы югары җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү районнарга игътибар юнәлтте. Алар арасында - Буа(15 мең га, ягъни планнан 23% чәчелгән), Зәйй (29%), Нурлат (23%); Азнакай (20%) һәм Чүпрәле (16%) районнары.

Аннары министр күпьеллык үләннәрнең продуктивлыгы турында сөйләде.

"Терлекләр тук булсын һәм уңышлы кышласын өчен безгә кимендә 1,6 млн. тн коры һәм сусыл азык әзерләргә кирәк. 883 мең га азык мәйданының 55% гектарын күпьеллык үләннәр алып тора. Күпьеллык үләннәрнең югары уңышына терлекчелек тармагына җитди игътибар биргән районнар гына ирешә. Болар - Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба, Арча, Апас, Чүпрәле, Нурлат һәм Теләче районнары", - диде Марат Җәббаров.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – республика хуҗалыкларында сату өчен күпьеллык үләннәр орлыкларының булуы, диде министр.

"Республиканың орлыкчылык хуҗалыкларында 100 тоннадан артык орлык бар, бу 5 мең гектарга җитә. Бу ихтыяҗдан 4%ка күбрәк. Орлыклар проблемасын хәл итү өчен быел һәр хуҗалыкта билгеләнгән кишәрлекләрдә технологик чаралар күрелергә тиеш. Без быелгы ел уңышын гына түгел, алдагы елларны да кайгыртырга тиеш. Шуңа күрә хәзер сидератлар чәчү өчен иң уңай вакыт. Нәтиҗәле җитештерү максатын куйган хуҗалыклар шуның белән шөгыльләнәләр", - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Республикада мондый төр эш белән "Агрокөч" инвесторы хуҗалыклары шөгыльләнә. Мәсәлән, Сарман районында 5 мең га чәчелгән инде, Зәй районында – 890 га. Аксубай районында Сөләйманов Рәис Әхтәм улы эшчәнлегендә дә шундый ук алым("АгроИнвест" компанияләре төркеме), биредә 1,2 мең га чәчелгән һәм Нурлат районында - 1,7 мең га.

"Алдагы атнада бөтен көчне куярга кирәк булачак, чөнки чәчү тәмамланганнан соң, майның икенче ункөнлегендә, сидератларны чәчү тиешле нәтиҗә бирми", - диде, чыгышын тәмамлап, Марат Җәббаров.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев