Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады

14нче декабрь көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Киңәшмәдә  шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин да  катнашты.

Министр билгеләп  үткәнчә, бу  елның  11  аенда     АПК буенча  акчалата  керем  109 млрд сум  булган.  Терлекчелек  тармагына    60,8 млрд сум  туры  килә, узган  елның  шушы  чорына  карата    14%ка арткан.   Шул  исәптән  сөттән  – 22,5 млрд сум, терлек  һәм кош  итеннән  – 31,3 млрд сум, йомыркадан  – 4,8 млрд сум.

Хисап  чорында    1 млн. 239 мең  тонна сөт  савылган   (104%).  366 мең  тонна  ит  җитештерелгән,  шул  исәптән  кош  ите  - 190 мең  тонна, дуңгыз  ите – 84,2 мең  тонна, эре  мөгезле  терлек  ите  – 89 мең  тонна.  1 млрд данәдән артык йомырка  алынган  – узган  елга  карата  үсеш  12%  тәшкил  итә.

Республикада  1  декабрьгә   эре  мөгезле  терлекләр саны 708 мең баш  исәпләнә,  бу  узган  елдагыдан  1%ка азрак, дуңгыз  - 453 мең    (105%)  кош-корт -  15,2 млн.  (102%). Эре  мөгезле  терлекләр санын  арттыруда  лидерлар  рәтенә  чыккан    районнар түбәндәгеләр булды:         Мамадыш, Саба,  Балтач,    Әтнә, Бөгелмә,  Балык  Бистәсе, Баулы, Тукай, Тәтеш   һәм  Кукмара    районнары.   Шул  ук вакытта   терлекләр  санын  киметкән  районнар да  бар.    

 Сөткә килгәндә, республика  буенча  тулаем  яхшы  динамика саклана.    Тәүлеккә    3433 тонна сөт  савыла.   Авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре һәркөнне    3270 тоннадан  артык  сөт  саталар һәм     75 млн. сум  табыш  алалар.   Иң югары  күрсәткечләр    Кукмара,   Балтач, Әтнә,  Актаныш, Саба,  Мамадыш, Әлки районнарында. 

«Бер үк  вакытта  берничә  районда  терлекләр  саны  кимү  борчуга  сала.  Авылда  сөт  сату   – бу  хезмәт хакының  төп  чыганагы.  Бу  да  булмаса,  кешеләр  район үзәкләренә,  шәһәрләргә күченеп  китәләр.   Шуңа  күрә, мондый  хәлләр булмасын һәм авыл  яшәсен  өчен  урыннарда  терлекчелекне  үстерергә  кирәк», - дип  ассызыклады  Рөстәм Миңнеханов.     

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев