Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Бәшәров ике качак балага ай саен матди ярдәм күрсәтәчәк

Россия Мөфтиләр шурасы проекты нигезендә россиялеләр качаклар лагеренда булып, җылы киемнәр, балаларга бүләкләр, ягулык калдырып кайткан.

Россия актеры Марат Бәшәров узган атнада Ливан башкаласына гуманитар миссия вакытында ике Сирия баласына – биш яшьлек Әхмәдкә һәм җиде яшьлек Әсмага опекунлык буенча рәсми документларны имзалаган. Бу турыда Россия Мөселманнары Диния нәзарәте  матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Ливанда Бекаа үзәнлегендә вакытлыча качаклар лагеренда яшәүче әлеге балаларга Бәшәров ай саен матди ярдәм күрсәтәчәк”, - дип хбәр иткән РИА “Новости”га документларны рәсмиләштерү вакытында катнашкан “Зәкят” ислам хәйрия фонды рәисе, Мәскәү мөфтие Илдар Аләутдинов. 

Бәшәров сүзләренчә, Сирия балаларына опекунлык – аның шәхси нияте һәм дини бурычы.

Актер балаларны һәм аларның әниләре Муна Абдель Хамид һәм Фатин Атайны Мәскәүдә февраль аенда узачак спектакленә чакырган һәм Сириядә тынычлык булуын теләвен җиткергән.

Муна Абдель Хамид Россия мөселманнары күрсәткән гуманитар ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткергән.

Мәскәү мөфтие Илдар Аләутдинов билгеләп үтүенчә, Россия мөфтиләр советы проекты нигезендә россиялеләр качаклар лагеренда булып, россиялеләр исеменнән җылы киемнәр, балаларга бүләкләр, ягулык һәм башка кирәк-ярак калдырып кайткан. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев