Саба таңнары

Марат Әхмәтов: “Югалтулар бар, әмма трагедия юк”

Кырлардагы вәзгыять борчу уята башлаган. Июнь аенда янә яңгырларга кытлык булу нәтиҗәсендә 1 миллион тонна уңыштан колак какканбыз инде. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бернинди трагедия дә юк - язын туфракта тупланган дымлылык зур югалтулар кичермәскә ярдәм итәр дип көтелә. Шуңа да быел рекордлы күләмдәге уңыш...

Кырлардагы вәзгыять борчу уята башлаган. Июнь аенда янә яңгырларга кытлык булу нәтиҗәсендә 1 миллион тонна уңыштан колак какканбыз инде. Әмма авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бернинди трагедия дә юк - язын туфракта тупланган дымлылык зур югалтулар кичермәскә ярдәм итәр дип көтелә. Шуңа да быел рекордлы күләмдәге уңыш җыю хыяллары тормышка ашмаса да, агымдагы ел былтыргыга караганда мулрак булырга охшаган.


Авыл хуҗалыгы тармагында мәшәкатьләр җитәрлек. Чәчүлек мәйданнарын чүп үләннәреннән арындыру, ашлама кертү, яфрак өлешен тукландыру - кыр хезмәтчәннәренең басулардан кайтып кергәне юк. Барысы да янә коры башланган җәйдә уңышны саклап калу өчен эшләнә. Чәчүгә генә дә 17 миллиард сум акча түгелгән бит, ә сезонның бөтен чыгымнарын - урып-җыю кампаниясен дә исәпкә алсаң, гомуми чыгымнар 30 миллиард сумнан да артып китәчәк. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тотылган акчаларын капларга һәм әзрәк кенә булса да табыш та алырга тели.

Яңгыр яу-яу...

- Бернинди трагедия дә юк, арттырмагыз. Өстәвенә, әле синоптикларыбыз бүген, иртәгә, берсекөнгә бөтен республикабыз территориясендә яңгырлар вәгъдә итә. Бу - уҗым культураларына зур ярдәм булачак, бөртеклеләргә яхшылап өлгерергә ярдәм итәчәк. Ә уҗымнар бездә 600 гектарга якын. Аларга зур өметләр баглана. Язгы сабан культураларына явым-төшемнәр бөтен вегетация чорында кирәк, әмма көтелгән яңгырлар шулай ук аларга да уңай тәэсир итәчәк, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Бернинди трагедия юк дип, министр тынычландырса да, кайбер районнарда вәзгыять шактый киеренке инде. Көньяк-көнчыгыш районнар бигрәк тә яңгырларсыз интегә, Актанышта явым-төшем күләме нибары - 7, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Азнакай, Әлмәт районнарында 11-15 миллиметр тәшкил итә. Республикабызның 15 районында "суховей" күренешен билгеләгәннәр. Әмма язын тупланган дымлылык булачак уңышны коткара.

- Безнең күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән уртача явым-төшемнәр күләме күрсәткечләре бар. Мәсәлән, июнь аеның уртача күрсәткече авыл хуҗалыгы өчен уңышлы еллар белән бәяләгәндә - 63 миллиметр. Ә быел июнь аенда 26 миллиметр явым-төшемнәр булды. Димәк, безгә кирәкленең өчтән бере генә. Ул чәчүлекләрнең хәленә берникадәр йогынты ясады, әлбәттә. Җәйге чорда яңгырлар беркайчан да артык булмый. Урак чорында гына бераз комачауларга мөмкин. Ә инде быел язга чыкканда туфрак катламындагы яхшы гына дым запасы безне коткарды. Кайбер районнарда ул 180-200 миллиметрга кадәр тәшкил итә иде. Бу - июньдәге корылыкны мөмкин кадәр җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирде, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, агымдагы ел аеруча уңышлы килмәсме дигән ышаныч булган. Әмма хыяллар янә чынга ашмады. Шулай да чәчүлекләрне торышы узган елдагыга караганда яхшырак дип бәяләнә.

"Коралланган" - мул уңыш җыйган

Тиздән урып-җыю кампаниясенә дә керешергә вакыт җитә. Шуңа да техниканың әзерлеге мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Быел 105 яңа комбайн сатып алынган - боларның барысы иң заманча һәм кыйммәтле техника, ди министр. Нигездә, хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеге яхшы дәрәҗәдә дип бәяләнә. Инде киләсе атнада кайбер районнарда - туфракта дымлылык түбән булган якларда комбайннар кырларга чыгар дип ниятләнә. Югары Ослан, Яшел Үзән, Апас, Кама Тамагында (аларда яңгырлар еш яуды), төньякта урнашкан районнарда кырларга 10 көннән дә иртәрәк чыкмаячаклар әле.

- Кызганычка, без техника белән тиешенчә тәэмин ителмәгән. Безнең техниканы яңарту темпы, аның искереп гамәлдән чыгу темпы белән чагыштырганда соңарыбрак бара. Бу урып-җыюда 3,5 мең техника катнашачак. Элегрәк 5әр мең урып-җыю комбайны катнашкан еллар да бар иде. Әмма соңгы елларда югарырак темп белән эшли торган, җитештерүчәнрәк техника сатып алырга тырышабыз. Шуңа да урып-җыюны оешкан төстә үткәрә алабыз, - дип белдерде министр.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: