Саба таңнары

Марат Әхмәтов үзебезнең бәрәңгене ашарга кушты

Соңгы көннәрдә явып торган яңгырларга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сөенеп туя алмый. Язгы чәчү компаниясе барганда да һава торышы яхшы торды. Көзгә мул уңыш җыеп алу өмете зурдан. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән булган очрашуда хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре оешкан төстә узган, 600 мең гектарны биләп...

Соңгы көннәрдә явып торган яңгырларга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сөенеп туя алмый. Язгы чәчү компаниясе барганда да һава торышы яхшы торды.

Көзгә мул уңыш җыеп алу өмете зурдан. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән булган очрашуда хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре оешкан төстә узган, 600 мең гектарны биләп торган уҗым культуралары да югары уңыш вәгъдә итә.

- Соңгы алты-сигез елда моның кадәр көчле һәм бердәм шытымны хәтерләмим, - ди ул.
Авыл хезмәтчәннәре терлек азыгын да әзерләргә керешкән. Министр сүзләренчә, бер кочак салам биргәнче, бер уч көчле азык ашатуың хәерле. Хәзер терлек азыгының иң тук­лыклы, витаминга бай вегетация чоры, соңга калмыйча, бу эшне вакытында башкарырга кирәк. Республика буенча сенаж 167 мең тонна хәстәрләнгән. Бу эштә бигрәк тә Зәй районы актив. Анда 10,5 мең тонна сенаж һәм 1,8 мең тонна печән әзерләнгән. Әтнә, Әлки, Алексеевск, Яшел Үзән, Мамадыш районнары да калышмый.

Быел беренче тапкыр рапс, кукуруз, көнбагышны йөзәр мең гектарда игәргә алынганнар.
- Бу бик зур тәвәккәллек сорый, әлбәттә. Әлеге культуралар соң өлгерә, аларны җыеп алырга көзен, гадәттә, яңгырлар комачаулый, кар астында да калгалый. Кызганыч, андый мисаллар да бар. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, бу культуралардан яхшы керем алып була. Әлеге культураларны күпләп игү буенча кыш көне махсус укулар үткәрдек, эш планнары төзедек. Аларны утыр­ту өчен, иртәрәк өлгерә торган иген кырларын сайлап алдык. Бүгенге көндә чәчүлекләр яхшы тишелеп чыкты. Көзгә аларның куанычын күрергә язсын иде, - ди министр.
Терлек азыгы быел - 1 млн гектарга, бәрәңге 7,8 мең гектар җиргә чәчелгән.

Журналистларның кибетләрдә үзебездә игелә торган бәрәңгенең күренмәве, халыкның Чувашстан бәрәңгесен сатып алырга мәҗбүр булуы турындагы соравына Марат Әхмәтов:
- Татарстанда яшәп, ниш­ләп Чувашстан бәрәңгесен ашыйсыз? Безнең бәрәңге бөтен җирдә дә сатыла. Чувашстанныкы дигәне дә, бактың исә, безнекедер әле ул. Дөрес, күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр. Мин сезгә үзебезнең тавык күкәен ашарга тәкъдим итәм. Икенчедән, бәрәңге базарда арзанрак, шуннан алсагыз, акчагыз да янда калыр, - дип җавап бирде.

Ә сез нинди бәрәңге ашыйсыз?

Резеда Хөсәенова, аш-су остасы:
- Кафега Кукмара бә­рәңгесен дә, Арча белән Чувашстанда үскәнен дә китерәләр. Базардагы бәрәңгенең үзебездә үстерелгәнме икәнен кем төгәл генә әйтә ала? Базарда алыпсатарлар күп бит хәзер.

Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты:
- Үзем үстергән бә­рәңгене генә ашыйм мин. Чувашстан бәрәңгесен алып бер тапкыр алдандым инде. Корылык елны бәрәңге вак булды, гастрольләрдән кайтышлый, Чувашстаннан бер капчык эре бәрәңге алдым. Капчыкның өске өлешенә эресен тутырганнар, калганы вак иде. Чувашстан бәрәңгесе бер брендка әйләнде бугай ул. Аннан булмаса да, шулай дип әйтәләрдер. Безнең әти дә Казанга алып килеп саткан бәрәңгесен Шәленеке дип әйтә иде, чөнки ул вакытта халык Шәле бәрәңгесен яратып алды.

Мәдинә Маликова, язучы:
- Бәрәңгене сайланып тормыйм, ниндие бар, шуны алам. Күбесенчә Чувашстанныкы булып чыга. Миңа аларның бәрәңгесе ошый. Көз көне өй янында гына Балтачныкын саттылар. Аларныкы да бик ошады, Чувашстанныкыннан калышмый.

http://shahrikazan.com

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: