Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Борай Татарстанның бренд ризыгына әйләнеп бара

Авыл хуҗалыгы министры борай культурасын игү дәвам ителәчәген әйтте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ"га интервьюсында борай республиканың милли бренды булырлык ризыкка әйләнеп баруын әйтте.

"Борай бәлеше, борай ашы, борай боткасы ул безнең республикабызның үзенә күрә бер бренд ризыгына әйләнеп бара", - диде министр.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада зур булмаган мәйданнарда борай игелә. Моның сәбәбен ул ихтыяҗның зур булмавы белән аңлатты. "Республикада игелә торган кадәр күләмдәге борай уңышын читкә дә сатып, үзебездә дә эшкәртеп, урнаштырып барабыз", - диде ул.

 

Министр фикеренчә, зур мәйданнарда иккән очракта, бу культураны урнаштыруда проблемалар булуы бар. "Сәламәтлек өчен бик файдалы, аш яки бәлеш әзерләү өчен бик кулай ярма культурасы дип кабул итәбез, яратып ашыйбыз. Ул культураны бетерергә җыенмыйбыз, аның белән шөгыльләнәбез", - диде ул.  

  • Борай (полба, спельта) - бодай ыругына керә торган бөртекле культура.

 

Фото: Салават Камалетдинов, Рамис Латыпов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев