Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте

"Безгә әле аңарчы пальма мае һәм коры сөтне ашап бетерәсе бар", - диде министр.

Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов муниципаль депутатларның сорауларына җавап биреп, сөткә бәя кайчан артачагын әйтте. Бу хакта ул  бүген Арчада узган "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышында белдерде.

"Сөткә бая кинәт төшүне истә тотып, Президент белән махсус сөйләшеп, сыерларны саклап калу өчен 360 млн сум субсидия бүлеп бирдек. Бу берникадәр ярдәм күрсәтте. Тормыш моның белән генә бетми. Шул ук вакытта сөт базарындагы проблема, көзгә кадәр сакланыр әле. Без әле 1500 тонна пальма майларын, 1 млн тонна коры сөтне ашап бетермичә, Татарстанның сыйфатлы сөтенә ихтыяҗ артык зур булмас", - диде министр.

Ул шулай ук субсидия мәсьәләсендә Президентка кабат мөрәҗәгать итү турында да әйтте.

"Язгы кыр эшләре чорында,  Президент белән әле шундый мөмкинлек килеп чыгар һәм без аңа  "Хөрмәтле Президент, сөт бәясенә булган ситуацияне истә тотып, елның беренче яртысында бирелгән субсидияләрне тагын да саклап калып булмасмы?"  дип мөрәҗәгать итәрбез. Әгәр республиканың икътисады яхшы була икән, нигә әле мондый чишелеш тапмаска?" - диде Марат Әхмәтов.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев