Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте

Республика кырларыннан 3,7 млн тонна ашлык җыеп алынган.

Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Брифинг көзге кыр эшләре барышы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга багышланган иде. 

“Бүген бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы тормышына берникадәр нәтиҗәләр ясап үтәсе килә. Бигрәк тә кыр эшләренә йомгак ясарга кирәктер. Билгеле, Авыл хуҗалыгы министрлыгының да, тулаем агрокомплексның да бу елга куйган бурычлары югары иде. Бу - узган елгы кебек,  рекордлы 5 млн тонна икмәк җитештерү. Әмма табигать шартлары үзенең төзәтмәләрен кертте.

Ашлык ул - авыл хуҗалыгының символик күрсәткече генә. Билгеле, авыл хуҗалыгы бөртеклеләр белән генә үлчәнми. Игенчелек үзе дә - күптармаклы система. Әмма "Икмәк - бар нәрсәгә баш" дип әйтергә яратабыз. Быел ашлык сыйфатлы, дымлылыгы да яхшы.

Бүгенге көнгә без барлык бөртеклеләрне җыеп алдык. Республикада бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Бары тик бөртеккә кукуруз игәсе мәйданнар гына бар. Уңышның тулаем күләме 3,7 млн тонна. Бер гектардан җирдән уртача уңыш 26 центнерны тәшкил итә", - диде авыл хуҗалыгы министры.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев