Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Ягулыкка бәя артканга, Татарстан аграрийлары 2,5 млрд сум югалта

Ягулык-майлау материалларына бәя арту, предприятиеләргә техниканы нәтиҗәлерәк куллануга этәргеч бирә, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Ягулыкка бәя артканга, Татарстан аграрийларына 2 дән алып 2,5 млрд сумга кадәр артык акча түләргә туры киләчәк. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

“Соңгы елларда без чәчү кампаниясе алдыннан Татарстанның "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре белән килешеп эшлибез. Алар безнең өчен ягулыкка түбән бәя теркәп куя. Әмма бу безнең ихтыяҗларны тулысынча капламый”, - дип әйтте Әхмәтов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, ягулык бәяләре арту аркасында, быел Россия агросәнәгать комплексы сезонлы эшләрдә 110 млрд сум артык акча түләячәк.

“Узган ел белән чагыштырганда, ташламалы бәяләрне дә исәпкә алып, якынча 2 – 2,5 млрд сум артык түләячәкбез. Ә ягулыкны узган елдагы күләмдә сатып алабыз”, - диде министр.

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев