Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов журналистларга коронавирустан вакцинация уздыру тәкъдимен хуплады

«Журналистлар вакцинация буенча беренче чираттагы исемлектә булырга тиеш», — диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, журналистлар вакцинация буенча беренче чираттагы исемлектә булырга тиеш. Ул «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов соравына җавабында шул хакта әйтте.

«Билгеле булганча, вакцинацияне беренче булып табиблар уза. Тик без гел вакыйгалар үзәгендә, төрле чараларга, оешмаларга йөреп, вирус белән йогышлану куркынычы янаган журналистларыбыз өчен борчылабыз. Авыручылар да булды, бу ахыр чиктә мәгълүмати куркынычсызлыкка да йогынты ясый», - дип мөрәҗәгать итте Ринат Билалов.

Марат Әхмәтов агентлык җитәкчесен хуплады. Журналистларга прививка ясату мөһимлеге белән килеште. «Бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Мин андый мөрәҗәгатьне хәтерлим. Бу сорауны контрольгә алырбыз. Журналистлар халык белән даими элемтәдә, шуңа күрә алар өстенлекле исемлектә булырга тиеш. Бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм», — диде.

Яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе Татарстанга 11 декабрьдә кайткан иде. 15 декабрьдә Татарстанга тагын 1,9 мең доза препарат кайтарылды. 

Фото: Султан Исхаков/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X