Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Лотфуллин: Киләчәктә Россия төбәкләреннән татар язучылары чыкмаячак

Россия регионнарында 7 процент татар баласы гына татар теле укый, анда укыту юк дәрәҗәсендә, алар коймак пешереп, баян уйнап утыралар, ди Лотфуллин.

2000 елларда Казан мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән галим, мәгариф белгече Марат Лотфуллин Россия төбәкләрендә татар язучылары барлыкка килә алмаячак дигән фикердә. Бу хакта ул Татарстан Язучылар берлегенең бу сезондагы соңгы идарә утырышында әйтте.

Татарстанда татар телен укыту факультативка калгач ни буласын Марат Лотфуллин татарлар яшәгән Россия төбәкләре мисалында аңлатты. “Без Россия регионнарындагы татар халкын югалтып барабыз. Бүгенге көндә республикаларга кертелә торган принциплар төбәкләрдә эшлиләр. Балалар туган телләрен үзләре теләп кенә укыйлар, факультатив итеп укытыла. Факультатив булгач, регионга дәреслекләр алырга кирәкми, укытучылар укытырга кирәкми. Факультатив предметлар мәктәп өстендә кала”.

“Россия регионнарында 7 процент татар баласы гына татар теле укый. Тел укый, ә предметларны татарча уку юк. Бу төбәкләрдән беркайчан да татар язучылары чыкмаячак. Анда укыту юк дәрәҗәсендә, алар коймак пешереп, баян уйнап утыралар”, – диде Марат Лотфуллин.

  • Татарстан Язучылар берлеге үзенең соңгы идарә утырышын туган телне саклап калу проблемаларына багышлады – язучылар депутатларга һәм башка төбәкләрдәге каләмдәшләренә, башка иҗат берлекләренә мөрәҗәгать белән чыгалар. Утырышка килгән кырыклап язучы алдында галим, мәгариф белгече Марат Лотфуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясап, бүгенге вазгыятьне аңлатып үттеләр, язучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Фото: архив/Михаил Захаров

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев