Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мария Шарапова миллионнарын югалта

Россия теннисчысы Мария Шарапованың допинг куллануы билгеле булганнан соң, спорт дөньясында зур шау-шу купты. Спортчыны, аның остазы, табибларны гаепләүчеләр дә, моны Россиягә каршы алып барылган сәясәт нәтиҗәсе дип әйтүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәбез, әлеге яңалыкны Мария махсус матбугат конференциясе җыеп хәбәр иткән иде. Теннисчы әйтүенчә, Australian Open вакытында тапшырылган допинг-тест...

Россия теннисчысы Мария Шарапованың допинг куллануы билгеле булганнан соң, спорт дөньясында зур шау-шу купты. Спортчыны, аның остазы, табибларны гаепләүчеләр дә, моны Россиягә каршы алып барылган сәясәт нәтиҗәсе дип әйтүчеләр дә бар.

Исегезгә төшерәбез, әлеге яңалыкны Мария махсус матбугат конференциясе җыеп хәбәр иткән иде. Теннисчы әйтүенчә, Australian Open вакытында тапшырылган допинг-тест уңай нәтиҗә биргән. Спортчы организмында мельдоний препараты табылган. Әлеге препаратны куллану быелның 1 гыйнварыннан гына тыела башлады. Ә Шарапова аны 2006 елдан бирле кулланып килгән.

Әлеге эш буенча беренче тыңлаулар 23 мартта Лондонда узачак. Мария Шарапова 12 марттан ярышлардан вакытларча читләштерелә.

Әлеге яңалыктан соң берничә сәгать узуга Мария Шарапова белән хезмәттәшлек алып баручы кайбер компанияләр ике арадагы реклама килешүләрен өзә дә башлады Әйтик, 2010 елда озайтылган реклама килешүе нигезендә бер спорт фирмасы Мариягә 8 ел эчендә 70 миллион доллар акча түләргә тиеш булган. Ә андый компанияләр бер генә түгел. 2015 елда Мариянең еллык кереме 29,7 миллион доллар тәшкил иткән һәм ул 11 ел дәвамында иң бай хатын-кыз спортчы булып саналды.

Кайбер мәгълүматлар буенча, теннисчы 4 елга спорттан читләштерелсә, шул вакыт эчендә 100 миллион доллардан артык акчасын югалтырга мөмкин икән.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X