Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марсель Вәгыйзов Франкфуртның иң биек ноктасында "Туган тел"не җырлаган

Аңа Германия татарлары да кушылган.

Франкфуртның иң биек ноктасында "Туан тел" җыры яңгыраган. Бу хакта танылган җырчы Марсель Вәгыйзов соцаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә. 

 

"Франкфурт шәһәренә сәяхәтемнең сәбәбе - монда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Җәмилә ханымның һәм аның әтисе - атаклы рәссам Әнвәр Назыровның күргәзмәсенә килү иде. Очрашу бик яхшы үтте. Кичәгә Германиядә яшәүче бик күп татарлар җыелды. Алар белән бергә гармунга кушылып җырладык, татар ризыкларыннан авыз иттек. Иң сөендергәне - туган җирләреннән китсәләр дә, татар телен онытмыйлар, балаларына да өйрәтәләр", - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашкан Марсель Вәгыйзов.

 

"Бу юлы Франкфурт шәһәренең иң биек ноктасына менеп Германиядә яшәүче татарлар белән "Туган тел"не җырладык", - дигән артист. 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев