Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Машина дамба астына төшеп капланган. Машинада ике кечкенә бала да булган [+фотолар]

    Бүген көннең икенче яртысында Балтачтан ерак түгел юл транспорт һәлакәте булган.

    Ушма чатына җитәрәк бер гаилә утырган машина дамба астына төшеп капланган. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан аларга беренче ярдәм күрсәтелгән. Гаилә башлыгы һәм ике баланың сынган җирләре юк, тормыш иптәше тән җәрәхәтләре алган, әмма тормышына куркыныч янамый. Нигезләмә буенча аларны тикшерү узарга Арчадагы махсус хастаханәгә озатканнар. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
    Гөлзидә Газизуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: