Машина суга төшү сәбәпле, ана белән 2 яшьлек сабый җан бирә [+фото]
Фаҗига 25 июньдә Татарстанның Биектау районында була. Казансу елгасы буенда Яңа Мамонино авылы борылышында «Дэу Нексия» машинасы суга төшә. Машина эчендә 4 кешелек гаилә була.
Ир кеше белән 6 яшьлек улына гына исән калырга насыйп була, хатыны белән 2 яшьлек сабыйны коткара алмыйлар - алар машинада су төбенә китә. 15 минут эчендә коткаручылар килеп җитә, тик ана белән баланы коткару мөмкин булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев