Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасы артты

Аның күләме шактый сизелерлек үсте.

Дәүләт Думасы яңа үрнәктәге чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасын 3,5 меңнән 5 меңгә кадәр арттыру турында карар кабул итте. 14 яшькәчә булган балаларга әлеге документ өчен пошлина 1,5 меңнән 2,5 меңгә күтәрелде.

Яңа үрнәктәге пластик материалда эшләнгән машина йөртү таныклыгы алган өчен 3 мең дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр 2 мең иде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Әлеге закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер ай эчендә гамәлгә керәчәк. Дәүләт пошлинасын арттыру федераль бюджетка елына якынча 42,3 млрд сум җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, бу яңа үрнәктәге документлар ясау өчен инфраструктура булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләячәк.

Фото: https://pixabay.com | jackmac34
http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев