Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүчеләрне яңа штрафлар турында кисәтәләр

Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр кертә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Юл кагыйдәләренә төзәтмәләр кертә. Алар буенча автомобильчеләргә яңа штрафлар салыначак. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр буенча, кыш көне җәйге резина, җәйге көне шиплы резина кую, шиплы шиннарны бер күчәргә генә кую, штатлы булмаган ксенонлы лампалар, фараларны чистарткычны эшләтмәү кагыйдә бозу булачак.

«Руль идарәсен көчәйткеч гидросистемасында сыеклык агып тору», «руль тәгәрмәченең үзеннән-үзе борылуы» да кагыйдә бозу санала.

Әлегә бу проект турында 16 октябрьгә кадәр фикер алышалар. Карар исә 2021 елның 1 июненнән көченә керергә тиеш, диелә хәбәрдә. 

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X