Саба таңнары

Машинада йөрү тагын да кыйммәтләнде

Машина йөртүчеләрнең баш бәласе артты. Апрель уртасында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы кыйммәтләнде. Анысын да тиз генә алам димә. Полис сатучылар үз тормышын да иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Дөрес, түрәләр моны законсыз ди. Тик каршы як та бирешергә җыенмый. Аларны бәя арту да туктатмый, 50 мең сум күләмендә штраф та...

Реклама

Машина йөртүчеләрнең баш бәласе артты. Апрель уртасында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы кыйммәтләнде. Анысын да тиз генә алам димә. Полис сатучылар үз тормышын да иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Дөрес, түрәләр моны законсыз ди. Тик каршы як та бирешергә җыенмый. Аларны бәя арту да туктатмый, 50 мең сум күләмендә штраф та куркытмый хәтта. Ә автомобиль хуҗасына нишләргә?
Мәгълүм булганча, быелның 12 апреленнән Россиядә ОСАГО полисының төп тарифы 40 процентка кыйммәтләнде. Моңа өстәп иминиятләштерүче оешмалар үзләре бәяне тагын 20 процентка кадәр күтәрә ала. Бүген җиңел машина хуҗа­ла­рына төп тариф 3432 сумнан 4118 сумга кадәр тәшкил итә. Полис бәясен исәпләп чыгару өчен әле сумманы җирле коэффициентка тапкырларга кирәк. Ап­рельдән илнең төрле төбәк­ләрендә бу күрсәткечләр дә үз­гәрде. Татарстанда исә бу күр­сәткечкә тимәделәр. Чаллыда ул - 1,7, Казанда - 2, Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада - 1,3, ә Алабугада 1,2 тәшкил итә. Гади итеп әйткәндә, Казанда, мәсәлән, автомобиль хуҗаларына полис бәясен 6 мең 864 сумнан исәпли башлаячаклар.

Тәҗрибәң булмаса - түлә!


Белгечләр тарифларны үзгәр­түне быел ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр кертү белән бәйләп аңлата. Инде хәбәр иткә­небезчә, юл һәлакәтендә зыян күрүчеләргә иминият түләве быел­ның 1 апреленнән 160 меңнән 500 мең сумга кадәр артты. Дәвалану чыгымнарын каплау тәртибе дә үзгәрде. Яңа ОСАГО барыннан да бигрәк руль артына күптән түгел генә утырган шоферлар, егәрлеге чагыштырмача азрак булган "тимер ат" хуҗа­ла­рының кесәсенә сугачак. Моннан ары ким дигәндә өч ел машина йөртүче­ләрне тәҗ­ри­бәле шофер дип атаячаклар. Мо­ңар­чы әлеге исемлеккә эләгү өчен ике ел стаж да җитә иде. Ә менә тәҗрибәсез автомобиль хуҗала­рының яше шул ук калган. Ул да булса - 22 яшь. Әлеге төркемгә керүчеләр өчен полисны рәсми­ләштерү кыйммә­трәккә төшәчәк. Яңалык машина­сының ат көче 70тән азрак булган­нарның чыгымнарын арттырачак. Ә менә егәр­леге 100дән дә зуррак булган "тимер ат" хуҗа­лары отачак кына. Мондый машиналар өчен кайбер күрсәт­кечләрне киметкәннәр.


Полис исәпләгәндә игътибарга алына торган күрсәткечләр­нең тагын берсе машинага да, шоферга да бәйле түгел. Ул фә­кать төбәктәге юл һәлакәтләре саныннан чыгып билгеләнә. Мо­ның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре 100 мең кешегә яки 1 мең машинага күпме юл һәлакәте туры кил­гәнен, үлемгә китергән фаҗи­галәр санын исәпләячәк. Аннары төбәкләрдәге күрсәткеч­ләрне илкүләм саннар белән чагыштырачаклар. Коэффициент зур шә­һәрләрдә, шул исәптән Казанда да югарырак булачак ди бел­гечләр. Бу аңлашыла да. ОСАГО полисы кыйммәтләнүгә рубль­нең очсызлануы да тәэсир иткән хәтта. Запас частьлар һәм машинаны төзекләндерү өчен кирәк булган җиһаз бәяләре үскәч, полис хакы тагын да арткан.

Танышлар аша очсызрак


Әмма бу проблеманың берсе генә әле. Полисны алу да җиңел түгел. Дөресрәге, аны сатучылар өстәмә таләпләр куя. "Кулдагы полисның вакыты 20 апрельдә чыгарга тиеш иде. Очсызрак вакытта яңасын алып калыйм дип, әллә ничә оешмага бардым, тик килешү төземәделәр, - ди Казанда яшәүче Рөстәм Хуҗин. - Узган атнада полисны яңа бәядән алырга килдем. 8 мең 150 сумлык полиска өстәп, тагын 1 мең 500 сумга гомеремне дә ими­ният­ләштердем. Башкача эшлә­миләр. Штраф белән дә куркытып карадым. Тик алар бирешми. Агент: "Өстәмә хезмәттән башка килешү төзергә ярамый. Безнең план бар. Үземә зыянга эшли алмыйм", - дип кенә җавап кайтарды. Штрафны ул түгел, ә оешма түләячәк икән. Минем дә артык көтәргә вакытым юк. Яңа полис кирәк. Җәяү йөри алмыйм бит инде". Өстәмә мәшәкатьсез дә полис алырга була анысы. Тик моның өчен танышлар кирәк.


Ниһаять, бу проблемага түрә­ләр дә игътибар иткән, ахрысы. Татарстан буенча Милли Банк бүлеге җитәкчесе урынбасары Марат Шәрифуллин сүзләренә караганда, иминиятләште­рүче­ләрнең килешү төзүдән баш тартуы яки машина хуҗаларына өстәмә иминият хезмәте тагып маташуы законга каршы килә. Мондый очраклар турында Милли Банк бүлегенә хәбәр итәргә кушты ул. Татарстанда ОСАГО мәсьәләләре буенча "кайнар линия" дә эшли. Моның өчен (843) 292-02-67 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк. Тиешле хезмәт күрсәтелмәү очрагын дәлилләү өчен иминиятләш­те­рүче агент белән сөйләшүне видеотасмага төшерергә киңәш иттеләр. Шаһитлар сүзе дә игътибарга алыначак икән. Аерым очрак буенча тикшерү башлангач, көтәсе генә кала. Ә "тимер ат"та җилдерергә яратучыларга җәяү йөреп торырга туры ки­ләчәк. Тик соңгысы шикле, әл­бәттә. Татарстанда полис мәсьә­ләләре буенча "кайнар линия" узган елның җәеннән бирле эшли. Былтыр республикада яшәү­челәрдән 400дән артык шикаять килсә, быел әлеге сан 300дән артып киткән. Шуның 30ы 12 ап­рельдән соң теркәлгән. Хокук бозучыларга 50 мең сум кү­ләмендә штраф яный. Хәзер бу эшкә прокурорлар да зуррак игътибар бирмәкче.

P.S. Сүз уңаеннан, тиздән илдә кредит, милек һәм башка төр килешүләрдә вак итеп язуны закон нигезендә тыярга мөмкин­нәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары әнә шундый закон проекты кабул иткән. Алар әйтүенчә, бу халыкны алдау очракларын киметәчәк. Ә килешү рәсми­ләш­терүчеләр әйтүенчә, алар кәгазьне янда калдыру өчен генә шулай эшли икән.

("Ватаным Татарстан", /№ 59, 24.04.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: