Саба таңнары

Машинадагы балалар утыргычын баланың буена һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш. Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә...

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш.

Әлеге таләпне бозган өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. "Кайбер ун яшьлек балалар буй һәм гәүдә авырлыгы ягыннан хәтта ата-аналарын да уздыра. Мондый баланы яшенә карап кына махсус утыргычка утырту - зур хата. Ул-бу була калса, аның сәла­мәтлегенә пассажир буларак баруга караганда да күбрәк зыян килергә мөм­кин", - ди проект авторы. Шуңа күрә Сухарев буе - 150 сантиметрга, авырлыгы 36 килограммга кадәр булган балаларны гына махсус утыргычларда йөртергә тәкъ­дим итә. "Болай эш­ләгәндә, машинадагы балалар утыргычын яшь буенча гына чикләп кулланып булмаячак. Шул ук вакытта буе 150 сантиметр, авырлыгы 36 килограммнан артмаган 12 яшьтән олырак балалар да махсус утыргычта йөрергә тиеш була", - ди Сухарев.

Бу кагыйдә күп кенә илләрдә күптән гамәлдә икән инде. Әйтик, Австрия, Польша, Словения, Словакия, Португалия һәм Чехия­дә буе 150 сантиметрдан артыграк булган 12 яше тулмаган баланы машинада махсус утыргычсыз гына йөрт­сәң дә ярый. Дөрес, бүген Россиядә гамәлдә бул­ган кагыйдә дә баласы яшенә күрә озын яки таза булган ата-ананың хәленә керә. "Россия авто­мобиль­челәре хәрә­кәте" оешмасы рәисе Виктор Похмелкин сүзлә­ренә караганда, андый баласын машинада гадәти сак­лагыч каеш белән генә йөрткән ата-анага да артык бәйләнә алмыйлар. "Һәр­хәлдә, яшенә күрә артык эре күренгән баласын махсус утыргыч урынына га­дәти сак­лагыч каешы белән генә йөрткән әти кеше үз хаклыгын дәлилли ала", - ди ул.

Иң кайгыртучан әни

Юл иминлеген кайгырту гаиләдән башлана. Балаларга автомобильдә махсус утыргычка утыруның кирәклеген, киемгә яктылыкны кайтаручы төс-билгеләр (фликерлар) тегелергә тиешлеген аңлату эшләрен үз мисалыңда күрсәтергә кирәк. Казанда инде җиденче тапкыр уздырылучы "Иң кайгыртучан әни" бәйгесе шуның бер үрнәге булып тора.


Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел артып кына калмаган, аларның тәкъ­дим иткән эшләре эчтәлеге ягыннан да шактый байый төш­кән. Кыскасы, әниләр фан­тазияләрен эшкә җик­кәннәр. Чөнки бәйгедә инде берничә ел рәттән катнашкан гаилә­ләр дә бар. Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе үткәргән әлеге чараның шартлары бик гади. Балаларның бакчага, мәктәпкә киеп йөри торган киемнәренә яктылыкны кайтаручы төс-билгеләрне бизәкләп төшерергә кирәк. Караңгыда бу рәсемнәр якты булып күренеп торачак. Шул ук вакытта баланың юлда барганы ерактан ук билгеле булачак. 2015 ел­ның 1 ию­лен­нән зур юл ки­селеш­ләрен­дә, торак пунктлардан читтәге трассаларда юл кырыеннан барганда мондый яктылык кайтаручы бил­ге­ләр булу мәҗбүри куелды. Чөнки кеше өстен­дә мондый билгеләре булган кием ка­раң­гыда өч тапкыр яхшырак күренә. Ә бу кагыйдәне үтә­мәүчеләрнең гомере фаҗи­гале тәмам­ланырга мөмкин. Шул ук вакытта законны бозучы җәяүле 500 сум штрафка да тартылачак. Гадәттә җәяүле кырыйга чыкмый, машина күренми әле дип, машина юлыннан бара бит.


Бәйгегә килгәндә, ул көнне ТР ЮХИДИ идарәсе урнашкан бинаның тантаналар залы балалар тавышыннан гөр килеп торды. Бирегә берничә айлык сабыйдан башлап урта яшь­тәге мәктәп балалары җый­налган иде. Җиңүчеләрне берничә номинациядә бү­ләкләделәр. Барлыгы 97 эш тәкъдим ителгән. Яшь мо­дельләр киемдәге һәм мәк­тәп букчаларындагы яктылык кайтаручы төс-билге­ләрнең ниндиләрен генә тәкъдим итмәделәр. Хәтта "Балалар транспорты" но­минациясендә бала коляс­каларын бик тә кызыклы итеп бизәүчеләр бар иде. Аларны да аерым билгеләп үттеләр. Иң кызыклысы - сәхнә һәм милли киемнәргә дә шундый тукымадан би­зәкләр төшереп тәкъдим итү булды, дисәм, ялгышмам. Мәсәлән, Насыйбуллиннар гаи­ләсендәге ба­ла­лар­ның татар халык ки­емнә­рендәге орнаментлары шундый як­тылык кайтаручы төс-бил­геләр белән чигел­гән иде. Сокланып карарлык эшләр күп иде бәйгедә. Иң мөһиме: балалар шуны күреп, аңлап үсә - монысы икеләтә куанычлы.


Рәсимә Муллаянова

Ватаным Татарстан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: