Машина йөртүчеләр игътибарына: юлларда кагыйдә бозу очракларын квадрокоптер күзәтәчәк
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Иннополис хезмәткәрләре белән юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен квадрокоптерлар куллану мөмкинлеген эшли. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында Татарстан Баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.
Мондый пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) сертификациясен җиңеләйтү өчен, аларны административ хокук бозуларны теркәүнең инде булган технологияләре нигезендә кулланырга планлаштыралар. Алга таба «Паутина» системасына тоташтыру мөмкинлеге дә карала.
Рөстәм Гарипов сүзләренчә, пилотсыз оча торган аппарат ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәү өчен, бу хакта машина йөртүчеләргә махсус юл билгеләре белән хәбәр итмәячәкләр, чөнки БПЛА мобиль теркәү чарасы булып тора.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yul-xarakate-kagyidalaren-bozu-ocraklaryn-kvadrokopter-terkayacak-5869658
фотоhttps://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев