Маститны составында дару үләннәре булган мазь дәвалый
Мал табиблары сыерлардагы мастит авыруын дәвалау өчен моңарчы антибиотиклар куллана иде. Микробларга каршы хәзер башкача көрәшәчәкләр.
Моның өчен тәнгә сөртә торган дару уйлап табылган.
Әлеге киң таралган чирдән сөтлебикәләрнең 15-30 проценты җәфа чигә икән. Антибиотиклар терлекләрнең ашкайнату системасына гына зыян китереп калмый, кеше сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга ихтимал. Әлеге препаратлар терлекләрне дәвалауда актив кулланылганлыктан ит һәм сөт аша кеше организмына да үтеп керә. Шул рәвешле микроорганизмнарның аларга ияләнүенә китерә. Мал табиблары әйтүенчә, кагыйдәләр нигезендә антибиотиклар кабул иткән сыерның сөте файдаланылмаска тиеш. Ул антибиотиклар эчкәннән соң 72 сәгать вакыт узгач кына куллануга яраклы. Яңа уйлап табылган дару узган елның май аенда Министрлар Кабинетының Баш ветеринар идарәсе тарафыннан хайваннарда сыналган. Аны Россия табигый фәннәр академиясе академигы Александр Савелов-Дерябин уйлап тапкан. Препаратны эксперимент сыйфатында беренче тапкыр Биектау районы сыерларында кулланганнар. Бүгенге көндә республиканың 33 районына таратылган.
- Бу препаратлар безнең хуҗалыклардагы мал табибларына да өләшенде. Аны куллану тәртибен өйрәнү өчен "Урта Саба" җәмгыятендә терлекчелек буенча белгечләргә укулар да үткәрдек, - ди районның баш мал табибы Айрат Шакиров. - Өстенлеге шунда - составында дару үләннәре булуы һәм аларның иткә, сөткә бүленеп чыкмавы. Шул рәвешле экологик яктан чиста продукция алуга ышаныч зур.
Сыек хәлдәге дару белән сыерның җиленен көнгә ике тапкыр, савым тәмамланганнан соң эшкәртергә кирәк. Шулай ук ул даруны сыерның умырткасына да сылау файдалы. Препаратның сынау партиясе бюджет акчасына алынган. Терлекчелек хуҗалыкларына ошаса, ул чагында инде сатып алачаклар.
Замирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев