Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Матбугат чараларына ышанасызмы [сораштыру]

    Бүген россиялеләрнең күбесе (57 процент), массакүләм мәгълүмат чаралары илдә барган вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта, дип саный. Респондентларның 29 проценты исә капма-каршы фикердә тора. Күптән түгел "Иҗтимагый фикер" фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли. Россия халкының һәр дүртенчесе исә, матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен...

    Бүген россиялеләрнең күбесе (57 процент), массакүләм мәгълүмат чаралары илдә барган вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта, дип саный. Респондентларның 29 проценты исә капма-каршы фикердә тора. Күптән түгел "Иҗтимагый фикер" фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

    Россия халкының һәр дүртенчесе исә, матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дип саный. Шулай да аларның күпчелеге дәүләт мәнфәгатьләрен кайгырткан очракта кайбер темалар хакында дәшмичә, яшереп калырга да мөмкин дигән фикер белән килешә. Респондентларның өчтән бере исә, мәгълүматны бераз үзгәртеп бирүнең бернинди зыяны да юк, дигән фикердә. Ә сез хәзерге матбугат чараларына ышанасызмы?

    Рифат ЗАРИПОВ, юморист:

    - Мәгълүмат чарала­ры­ның ышанып була торганына ышанырга туры килә инде. Хәзер телевизорда карар нәрсә юк бит, әкият дөньясы. Барысы да арттырылган, су кушылган. Халыкка бер яхшы яңалык юк, гел куркыту. Шәхсән мин үзем күбрәк радио тыңлыйм. Гәҗитләргә дә язылам. Хәзерге вакытта "Аргументы и факты", "День", "Телесемь", "Акчарлак" һәм "Ирек мәйданы" газеталарын алдырабыз. Матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дигән фикер белән ки­лешәм. Тик монда мәгълү­матның бер өлешен яшереп калалар дип кенә әйтү аз, күп очракта алар дөресен яшереп калалар. Үзләренә ничек җайлы һәм файдалы булса, шулай яктырталар.

    Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:

    - Матбугат чараларына тулаем рәвештә ышанып бетмим. Миңа калса, массакүләм мәгълүмат чарасы, гомумән, объектив була алмый. Ул барыбер кемнеңдер сәясәтен алып бара. Һәр көнне "слон.ру", "Эхо Москвы" кебек берничә сайт белән танышып барам, рус телендә "Новая газета", татар телен­дәгеләрдән "Ватаным Та­тарстан"ны укыйм. Телевизор карамыйм. Аңа ышаныч юк. Бүген бәйсез каналлар юк бит, шуңа күрә аларда бар нәрсә берьяклы гына яктыртыла. Матбугат чаралары дөреслекне тулысынча әй­теп бетерми, дигән фикер белән дә килешәм. Ә аны кем әйтеп бетерә?

    Рәмзия ВАФИНА, хисапчы (Буа районы):

    - Мин күбрәк телеви­де­ниегә өстенлек бирәм. "Рос­сия 2", "ТНВ" каналларын көн саен карыйбыз. Андагы журналистлар җитез­рәк, мәгъ­лүматны да барыннан да алда җиткереп баралар. Шулай да телевизордан да мәгъ­лүматны тулысынча биреп бетермиләр кебек. Бүген бит халык гел кыл өстендә утырган кебек, анда ниндидер бер бетмәс курку бар. Матбугат чараларында дө­рес­лекне әйтеп бетермәү­лә­ре дә шуңа бәйледер, миңа калса.

    Булат ҖИҺАНШИН, җырчы:

    - Мин күбрәк Интернетка өстенлек бирәм. Анда язылганнарга 90 процент ышанам. Матбугат чаралары исә минем өчен икенче урында. Алардагы мәгълүматларга мин якынча 80 процентка ышанам. Дөрес, бер яктан караганда, Интернет - "чүп чи­ләге" инде ул, андагы мәгъ­лүматны да "сөзеп" кенә кабул итәргә кирәк. Тик кайчакларда матбугат чараларында басылган мәгълүмат бе­лән Интернеттан алынганын чагыштырып карагач, бе­рен­челәрендә аның, дө­рес­тән дә, өстән-өстән генә җит­керелгәне күренә.

    Ватаным Татарстан
    № 67 | 16.05.2015

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: