Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матбугат: Күпләп сату бәяләре төшкәнгә, Россия төбәкләрендә бензин арзаная башлады

Ягулыкка бәя Түбән Новгород өлкәсендә, Сыктывкарда, Салехардта, Иркутск өлкәсендә һәм Приморье краенда кимегән.

Россиядә бензинга бәя төшәргә мөмкин. Күпләп сату бәясе кимү шундый нәтиҗәгә китерә ала.

Бу хакта 10 март көнне Дәүләт Думасында чыгыш ясаган вакытта Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский белдерде.

«Хәзерге вакытта ягулыкка күпләп сату бәяләре кими, логистика үзгәрмәде, күләмнәр җитәрлек. Ваклап сату бәяләрен киметү өчен дә алшартлар бар», — дип китерә аның сүзләрен РБК басмасы.

Басма билгеләп үткәнчә, Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында ягулыкка бәяләр узган атнада кими башлаган. 28 февральдән 5 мартка кадәр АИ-92 маркалы бензин бәясе 11,6 процентка, ә АИ-95 бәясе 9,6 процентка кимегән. Дизель ягулыгы якынча 12 процентка арзанайган.

Агымдагы атнада күпләп сату бәяләре төшү дәвам итте. 10 мартта гына да АИ-92 маркалы ягулык биржада 6,4 процентка — тоннасы өчен 36,88 мең сумга кадәр арзанайды. Бу 2020 елның апреленнән бирле минималь бәя, февраль ахырыннан бирле мондый бензин бәясе 24,5 процентка кимегән. АИ-95 ягулыгы бер көн эчендә бәянең якынча 2 процентын югалткан, аның бәясе 40,18 мең сумга кадәр арзанайган. Соңгы ун көндә бәяләр 2 процентка кимегән.

Мәскәүнең Ягулык ассоциациясе мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә ягулык салу станцияләрендә бензин бәяләре февраль ахырыннан тотрыклы булып кала бирә, гәрчә элегрәк атнасына 0,02–0,05 процентка артып барса да. Шул ук вакытта 1 марттан 5 мартка кадәр ягулыкка бәя Түбән Новгород өлкәсендә, Сыктывкарда, Салехардта, Иркутск өлкәсендә һәм Приморье краенда кимегән.

«Татар-информ» моңа кадәр Казанда АИ-98 бензинына һәм дизель ягулыгына бәяләр соңгы атнада 40 тиенгә артуы һәм АИ-92 һәм АИ-95 бензинының бәясе үзгәрешсез калуы турында хәбәр иткән иде. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев