Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майда үскән печән туклыклы

Күктән яңгыр көтә-көтә, җирдәге булган уңышны җыйный авыл хезмәтчәне. Барына шөкер итеп, кышка терлекләргә азык хәстәрли торырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 июньгә барлыгы 380 тонна печән, 5032 тонна сенаж әзерләнгән. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында - 1303 тонна, "Мичән"дә - 860, "Симет"тә 600 тонна сенаж...

Күктән яңгыр көтә-көтә, җирдәге булган уңышны җыйный авыл хезмәтчәне. Барына шөкер итеп, кышка терлекләргә азык хәстәрли торырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9 июньгә барлыгы 380 тонна печән, 5032 тонна сенаж әзерләнгән. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында - 1303 тонна, "Мичән"дә - 860, "Симет"тә 600 тонна сенаж салынган.

«Шытсу» җәмгыятендә күпь­ел­лыкларның беренче катыннан бер үк вакытта печән дә җыялар, сенажга да салалар. Чәбки-Саба авылы тау башында кызу эш кайный иде без килгәндә. Сабантуйның икенче кө­не, ардырган, дип утыра торган вакыт түгел. Күпьеллыкларның өлгергән чагы. 152 гектарлы кырда Мөнип Заһидуллин, Йосыф Галимов егып, тиешле дымлылыкка кадәр киптерелгән печәнне төргәкли. Хуш исле печәнне хуҗалыкның Елыш авылындагы атлары һәм сарыклары бик яратып ашый. Җәмгыятьнең 1800 баш терлеге бар. Аның 500е - савым сыеры, 1118е - сарык малы, 122 ат. Шушы малкайларны киләсе кышта асрап чыгар өчен, бер баш шартлы терлеккә исәпләгәндә 35 центнер азык берәмлеге күләмендә терлек азыгы әзерләү мөһим. Моның һәр центнерын бөртекләп дигәндәй җыясы. Чәбки-Саба авылы ягындагы күпьеллык үлән басуыннан 1000 тонна сенаж, 20 тонна печән әзерләгәннәр. Елына күрә зарланырлык түгел. Әле эш дәвам итә, кичә Елыш ягындагы 124 гектарлы басуга керделәр.

- Бер гектарга уртача 50 центнер тирәсе уңыш чыга. Беренче чабылышка, кар сулары, ашлама кергәнлектән мулрак үскән үләннәр чабыла. Май аенда явып үткән яңгырлар да эләкте бу як басуларга. Икенчеләре нәрсә күрсәтер. Яңгыр кирәк, яуса өмет бар инде, - ди хуҗалыкның агрономы Гөлүс Зәйнетдинов.

Люцерна хуҗалыкта 700 гектар мәйданда үстерелә. Шуның 600 гектардагысын сенаж салуга планлаштыралар. Калган мәйданнардан алынган уңыш печән һәм киләсе елга чәчүлек орлык алу өчен файдаланылачак.

Шытсулыларга ярдәм­гә "Юлбат" авыл хуҗалы­гы предприятиесе хезмәтчән­нәре дә килгән. Бергә эшләгәндә, үлән картайганчы, тиз арада җыйнап алу мөмкинлеге зур. Тәҗрибәле механизатор Илдар Фәтта­хов "Макдон" чапкычы бе­лән тигез итеп, теземнәргә салган люцернаны Зөфәр Мәҗитовның "Ягуар" комбайны ялмап кына бара.

- Чит ил техникасы эш­­ләр­гә уңайлы, җиденче елымны эшлим бу техникада, ватылып аптыратканы юк. "ДТ-75" тракторы белән арпа чәчтем быел, анда йөргәннән соң, бу бөтенләй икенче инде, - дип Илдар Фәттахов "Макдон"ын мактап алды. - Җиде метр киңлектә алдыра, көненә 30-40 гектар урырга була.

Әзер массаны "КамАЗ" шоферлары Илгиз Хә­мидуллин, Фәнил Әх­мәтвәлиев, Каюм Шиһапов, Рамил Маннанов һәм Равил Миңнегалиев Югары Шытсу авылындагы сөтчелек комплексы янындагы чокырга ташуда өзеклек китермиләр. Печән әзерләү, сенаж салу белән берлектә хуҗалыкта чәчүлекләрне чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү бара. 60 гектар бәрәңге, 70 гектарда соя культурасы сугарылып үстерелә.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев