Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майда Татарстандагы инфляция 2,2 процент булган

Бу сан гомумроссия күрсәткеченнән 2,4 процентка түбәнрәк.

Татарстанда куллану базарында май аенда инфляция 2,2 процентны тәшкил иткән. Бу сан гомумроссия күрсәткеченнән 2,4 процентка түбәнрәк. Әлеге саннарны Россия Үзәк банкының Татарстан буенча Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада азык-төлек товарларына бәяләр динамикасы инфляцияне түбән дәрәҗәдә тотып торучы төп фактор була. 2018 елның маенда азык-төлек еллык инфляциясе бер процентны тәшкил итте, ә узган ел май аенда ул 2,2 процентка җиткән иде.

Инфляция сөт продуктларына бәя үсешен акырынайтуга шактый тәэсир иткән. Шулай итеп, быел май аенда ул 2,7 процентка, ә бер ел элек 9 проценттан да күбрәк арткан булган. Татарстан өчен товарларның бу төркеме әһәмиятле. Чөнки республика Россия төбәкләрендә сөт җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора.

Татарстанда азык-төлек булмаган товарларга инфляция апрельдәге 2,4 проценттан майда 3,2 процентка кадәр үскән. Бу ягулыкка бәяләр белән бәйле. Шул ук вакытта республикада бензин бәясе Россиядә ягулыкка уртача бәя арту белән чагыштырганда азрак үскән.

Фото: архив/Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев