Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майсыз-шикәрсез калуыбыз бар

Салкын яз һәм чәчүнең озакка сузылуы аркасында быел кайбер төр авыл хуҗалыгы культуралары, бигрәк тә борчак, кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышы нык ким булырга мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак...

Салкын яз һәм чәчүнең озакка сузылуы аркасында быел кайбер төр авыл хуҗалыгы культуралары, бигрәк тә борчак, кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере уңышы нык ким булырга мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы докладында шулай дип әйтелгән. Министрлык фаразлары буенча, борчак-кукуруз уңышы былтыргыдан 14 процентка, көнбагыш - 15, шикәр чөгендере 25 процентка азрак булачак. Аның каравы, соңгы вакытта күпләп төзелгән яки яңартылган теплицалар, парниклар нәтиҗәсен бирер - яшелчәләр уңарга тиеш дип бәян ителгән әлеге докладта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев