Саба таңнары

Мәчет төзелешендә 300ләп крестьян эшләгән

Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең туган авылы, газиз туган йорты бар. Минем туган авылым -Туктар. Ул тау астында урнашкан. Ә тау астыннан бик күп чишмәләр бәреп чыга. Ул тешләрне камаштырыр чишмә суының тәмлелеге... Авылымның куе урманы, җиләкле таулары, мул сулы елгалары,...

Туган як, туган җир, туган авыл... Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең туган авылы, газиз туган йорты бар. Минем туган авылым -Туктар. Ул тау астында урнашкан. Ә тау астыннан бик күп чишмәләр бәреп чыга. Ул тешләрне камаштырыр чишмә суының тәмлелеге... Авылымның куе урманы, җиләкле таулары, мул сулы елгалары, балыклы күлләре - һәммәсе дә үзенә чакырып тора. Авылымда тырыш, уңган, ярдәмчел, кунакчыл халык яши. Нинди генә эш булмасын, халкым бердәм рәвештә башкара. Авылыма күптән нигез салынган. Әби-бабайлар сөйләве буенча авыл урнашкан урыннарда элек куе урманнар үскән. Кайчандыр бу якларга беренче булып Туктар исемле кеше килеп урнашкан. Авыл үскән, зурайган . Авылга Туктар исеме биргәннәр.

Ә менә иң кызыгы - авыл клубы тарихы. Мин башлангыч сыйныфта укыганда, авылымның клуб бинасы башка авылларныкыннан аерылуына игътибар итә идем. Үсә төшкәч, кызыксынуым артты. Әнием аның элек мәчет булганлыгын сөйләде. Минем авылымда тарихи һәйкәл бар икән бит! Мин инде аның тарихын бик беләсем килде, авыл китапханәсендә үземә кирәкле мәгълүматны таптым. 1880 еллар тирәсендә Туктарга Оренбург ягыннан Әхмәт исемле бай килә. Шушы кеше авылыбызга таштан бик зур мәчет салдыра. Бу бинаның стенасы бер метр калынлыкта. Аны гел тигез ташлардан гына салганнар. Төзелештә 300 ләп крестьян эшләгән. Бик зур, бай мәчет булган диләр аны. Бинаны шулкадәр нык итеп эшләгәннәр, еллар үтеп сүтәргә булгач, сүтә башлаган җирдән, ныклыгына шаккатып (йомырка кушып эшләнгән измә белән сылаганнар дип сөйлиләр), сүтүдән туктаганнар. Димәк, төзетүче дә, төзүчеләр дә Аллах йортын кешеләргә бик күп еллар хезмәт итүен теләгәннәр.

Реклама

Илебездә Совет власте урнашкач, дингә карашлар да үзгәрә башлый. Мәчет 1929 еллар тирәсендә колхоз һәм авыл советы идарәләре итеп тә файдаланылган. Ул еллар да мәчетне кайгыртучы булмый. Шуңа да сугыш елларында мәчетнең манарасы череп авып төшә. 1957-1958 еллар тирәсендә бу бина халыкка клуб итеп бирелә.

Бүгенге көндә дә ул нык, төзек. Клуб булып хезмәт итә. Авылыбызда мәчет юк, картлар җомгага шушы бинага йөриләр.

Раил Рафыйков,

11сыйныф укучысы.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: