Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчеттән акча урлагап спиртлы эчемлекләр сатып алган

Арчадагы мәчетләрнең берсенә И. Гарифуллин төнлә исерек хәлдә акча урларга дип килә. Ул мәчеткә кергәндә куелган тартманың йозагын ватып, 7 мең сумнан артык акча урлый. Әмма икеләтә сакланышы булган тартмадагы барлык акчаны урлап бетерә алмый. Акчаны, нигездә, спиртлы эчемлекләр алуга тота. Суд аны 1 ел 6 айга төзәтү эшләренә хөкем...

Арчадагы мәчетләрнең берсенә И. Гарифуллин төнлә исерек хәлдә акча урларга дип килә. Ул мәчеткә кергәндә куелган тартманың йозагын ватып, 7 мең сумнан артык акча урлый. Әмма икеләтә сакланышы булган тартмадагы барлык акчаны урлап бетерә алмый. Акчаны, нигездә, спиртлы эчемлекләр алуга тота.

Суд аны 1 ел 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Әлеге җәзаны ул җирле үзидарә органы белән җәзаларны үтәтү инспекциясе килешеп билгеләгән урыннарда үтәячәк. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип белдерә Арча җирле басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X