Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча ун һәвәскәр иҗат коллективы 1,7 млн сум грант алган

Быел республикада 9 балалар иҗаты фестивале үткәрелгән, 909 мәдәният хезмәткәре укытылган.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Татарстанда «Иҗади кешеләр» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә быел республиканың ун һәвәскәр иҗат коллективы 1 млн 750 мең сумлык грант алган.

Төбәк проекты кысаларында быел 9 балалар иҗаты фестивале үткәрелгән, 909 мәдәният хезмәткәре укытылган, 361 кеше «Мәдәният волонтерлары» программасына җәлеп ителгән.

Моннан тыш, Россия халыклары мәдәни кыйммәтләре турында федераль һәм төбәк музейларының 2 күргәзмә проекты оештырылган.

Шулай ук 3 киң колачлы фестиваль проекты гамәлгә ашырылган. Шул исәптән: Р.Нуриев исемендәге һәм Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара фестивальләр, төрки театрларның «Нәүрүз» Халыкара фестивале.

Фото: архив/Егор Никитин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев