Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдрәсә мөгаллимнәренә педагогика һәм психология буенча дипломнар тапшырылды

Быел Татарстан мәдрәсәләре, Россия ислам институты һәм Казан ислам университетыннан әлеге курсларда 30 кеше белем алып, проект эшләрен уңышлы яклады.

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәренә «Педагогика һәм психология» өстәмә белем бирү программасы буенча һөнәри әзерлек турында дипломнар тапшырылды. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантананы сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин ачты. «Соңгы елларда ислам мәгарифенә нәзарәт тарафыннан игътибар артканнан-арта бара. Безнең мәдрәсәләребез, югары уку йортларының оештыручысы — Диния нәзарәте. Шуңа күрә мөфтият алар белән кызыксына, чөнки дини мәгариф системасы тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш», — диде ул.

«Без берничә ел рәттән остазларыбызның әзерлек дәрәҗәсен кирәкле югарылыкка җиткерерү өстендә эшлибез һәм менә икенче тапкыр КФУ белән бергә 280 сәгатьтән торган әзерлек курсларын оештырдык. Бу юнәлештә киләчәктә дә эшне алып барырга кирәк», — диде Мөхәммәтшин.

Алга таба катнашучыларга Татарстан мөфтие мөрәҗәгать итеп, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. «Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабы Коръән-Кәримдә болай ди: „Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз (16:43)“, — дип әйтә. Хәдисләрдә дә: „Галимнәр — Пәйгамбәребезнең варислары“, — дип әйтелә. Шуңа күрә сезнең дәрәҗәгез бик олы, зур. Теләгән очракта белемнәрегезне сез хәзер Мисыр, Сүрия кебек чит илләрдә дә дәвам итә аласыз», — диде ул.

Чара барышында мөфти хәзрәт нәзарәт белән күпьеллык хезмәттәшлек алып барганы өчен Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында ислам һәм ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге директоры урынбасары Марат Сафинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Камил хәзрәт мөгаллимнәргә белемнәрнең файдасын күрүне, аны эштә куллануны һәм укыту процессын нәтиҗәле оештыруда уңышлар теләде.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев