Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мең рәхмәт» концерты катнашучылары хис-кичерешләре белән бүлешә

Казанның ”Уникс” концертлар залында ”Мең рәхмәт” зур хәйрия фестивале узды. Казан хосписына һәм тумыштан артык авырлыктан интегүче, җырлар авторы Ирек Габдрахмановка ярдәм максатыннан оештырылган концертта эстраданың популяр артистлары катнашты. Инстаграмда әлеге чарадан соң җырчы-артистлар хис-кичерешләре белән бүлеште.

«Концертка чакырганың өчен,шундый яхшы бүләкләрең белән куандырганың өчен, Аллахы Тәгаләнең 1000 рәхмәте яусын Сиңа! Бүгенге концертка килгән барлык тамашачыларга 1000 РӘХМӘТ!!!» дип рәхмәт сүзләрен җиткергән Нурзадә проект авторы Рөстәм Исхаковка.

 

 

Лилия Муллагалиева да чарада җырчы буларак катнашты. «Рөстәмт Исхакыйна һәм аның командасына зур рәхмәт әйтәсе килә!»  дигән ул.

«1000 рәхмәт!!! Хәрбер килгән тамашачыга!!! Сез бүген безнең белән эшләген изге эшкә үзегезнең дә өлешегезне керттегез! Фестивальнең оештыручысы Рөстәм Исхакыйга @rustem_iskhaki зурдан зур уңышлар!» дигән теләктә кала Дилә Нигъмәтуллина.

Гүзәлия белән Хәким дә концерттан җылы кичерештә калган.

Илназ Гарипов: «Хәйрия концертына килгән тамашачыга 1000 рәхмәт!» ди.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев