Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина оешмалары алимент түләмәүчеләрне табуда хезмәттәшлек итәргә мөмкин

Хокук сакчылары алиментларны түләттерү мәсьәләсендә төрле органнар белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһимлеген билгеләп уза.

Медицина оешмалары, иминият фирмалары, эш белән тәэмин итүчеләр алиментлары буенча бурычлылар турында мәгълүмат җиткереп барырга мөмкин. Шундыйрак хезмәттәшлек ниятләнүе турында бүген журналистларга Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, алимент түләүдән качып йөрүчеләрне эзләп табу шактый кыенга туры килә, шуңа күрә алар турында мәгълүмат җиткерә алучы һәр органга вакытында хәбәр итеп бару бурычы йөкләнергә мөмкин. “Без бурычлыларны эшкә алган оешмаларны, теге яки бу бурычлыга акча түләгән иминият фирмаларын һәм табибларга ярдәм сорап килгән булса, медицина учреждениеләрен бурычлылар турында хәбәр җиткереп торуга мәҗбүриләү мөмкинлеге турында сөйләшәбез. Безгә табиб сере дип әйтәләр, ләкин без бит кеше мөрәҗәгать иткәнме-юкмы – шуны гына белергә телибез, безгә аның диагнозы кирәк түгел. Сүз белешмәләргә ия булган оешмаларның үзара хезмәттәшлек итүе турында бара”, - ди республиканың баш суд приставы вазифаларын башкаручы.

Шулай ук, Безуевский әйтүенчә, массакүләм мәгълүмат чаралары да алимент түләмәүчеләр турында тискәре карашлы, тәнкыйди материаллар язса, уңай файдасы булырга тиеш.

Игорь Безуевский, алимент буенча бурычларны ничек тә булса киметү максатыннан, махсус Россия алимент фондын оештыру турында сүз барганын да билгеләп узды. Ул бу тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутатларының берсе чыкканын, фонд булдырыла калса, федераль бюджет акчасына төзеләчәген әйтте. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да, ата-аналары алимент түләмәгән балаларга акча шул фондтан түләнсә, бу очракта балалар барыбер дә якланган булуын белдерде. Алимент буенча әҗәтле аннары бурычын дәүләткә түләргә тиеш булачак.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратына алимент түләттерү турында 196 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу елның 6 ае буенча 89 мөрәҗәгать кабул ителгән. Халыктан суд приставлары эшен җиренә җиткереп башкармауга карата да сораулар бар, ди ул. Удачина, суд приставлары хезмәте федераль структура булганлыктан, аларның эше буенча тикшерү уздыру вәкаләтләре булмавын белдерде.

“Ел дәвамында башкарма производство үтәлеше барышыннан канәгать булмаган ата-аналар өчен тематик кабул итүләр уза. Мондый эш формасы нәтиҗәле санала”, - диде балалар хокуклары буенча омбудсмен. Ул билгеләп үткән проблемаларның берсе – ятим калган балаларны тәрбиягә алган ата-аналарның башкарма производство барышы белән кызыксынмаулары. Аның фикеренчә, әгәр баланы тәрбиягә алган ата-ана үз бурычын үтәмәсә, опека һәм попечительлек органнары үз бурычларына керешергә тиеш. “Кызганыч, бүген тәрбиягә алынган гаиләләрдә ятим балаларның алимент хокуклары буенча хәлләр мактанырлык түгел”, - диде ул.

Гүзәл Удачина шулай ук алиментларны түләттерү мәсьәләсендә төрле органнар белән үзара хезмәттәшлекне көчәйтү мөһимлеген ассызыклады.

Муниципаль районнарда, исем-фамилия, адресларын күрсәтмичә генә, алимент түләргә тиешле затларның фотоларын куюны да тәэсирле корал булыр иде, дип саный ул. “Кешегә үзен күрү күңелле булмаска мөмкин”, - ди омбудсмен. Алиментлары түләнмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләрне мәҗбүри эшләргә тарту буенча чараны да хуплавын белдерде.

Игорь Безуевский әйтүенчә, әҗәтлеләрне тапкач, алиментларны ни өчен түләмәгәнен сорашкач, күпчелеге үзләре дә очын очка гына ялгап яшәүләре турында әйтә. Гүзәл Удачина бурычлылар арасында тәртипсез тормыш рәвеше алып баручылар, тормыш төпкеленә төшүчеләр бихисап булуын билгеләп узды. “Аларны хәтта 157нче маддә дә куркытмый”, - дип ваемсызларны җинаять җаваплылыгы да өркетмәвен әйтте.

Шулай да, аның сүзләренчә, гаилә таркалгач та, барыбер аралашырга туры килүләрен аңлап, ир белән хатын арасында дустанә, цивилизацияле мөнәсәбәтләр саклап калучылар да юк түгел. “Алар баланы тәрбияләү буенча бурычларын үзара бүлешү турында нотариуста теркәлгән килешү нигезендә генә яшиләр”, - ди ул.

 

Фото: архив/Султан Исхаков

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев