Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина тикшерүен кем түләргә тиеш

"Хәзер медицина тикшерүе узган өчен түләүләр нык арткан. Кайбер учрежденияләрдә медицина тикшерүен эшләүченең үз акчасына узарга мәҗбүр итәләр. Минем кызым белән дә шундый хәл булды. Бу законлымы? Шуны аңлатып язсагыз иде. Адресым редакция өчен генә. Әлеге сорауга район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов җавап бирә. "Гамәлдәге законнар нигезенә хезмәтне...

"Хәзер медицина тикшерүе узган өчен түләүләр нык арткан. Кайбер учрежденияләрдә медицина тикшерүен эшләүченең үз акчасына узарга мәҗбүр итәләр. Минем кызым белән дә шундый хәл булды.

Бу законлымы? Шуны аңлатып язсагыз иде.

Адресым редакция өчен генә.

Әлеге сорауга район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов җавап бирә.

"Гамәлдәге законнар нигезенә хезмәтне саклау һәм имин эш шартлары тәэмин итү бурычы эш бирүчегә йөкләнә. Эш бирүче хезмәт законнарында һәм хезмәткә хокук нормаларын үз эченә алган башка норматив актларда каралган очракларда кешене эшкә кабул иткәндә һәм аннан соң билгеле бер вакыт үткән саен аның эш бирүче акчасы хисабына мәҗбүри медицина медицина тикшерүе узуын тәэмин итәргә тиеш. Медицина каравы узганда эшченең уртача хезмәт хакы саклана.

Россия хезмәт кодексының 213нче маддәсе нигезендә куркыныч һәм зыянлы хезмәт шартлары, шулай ук транспорт хәрәкәте белән бәйле эш башкаручылар йөкләнгән вазифаларын үтәргә яраклы булуларын ачыклау һәм һөнәри авыруларны кисәтү максатында эшкә кергәндә, аннан соң периодик рәвештә (21 яшькә кадәр ел саен) медицина тикшерүе узарга тиешләр. Табиблар тәкъдиме белән әлеге хезмәткәрләр чираттан тыш тикшеренү дә узалар. Азык сәнәгатендә, җәмәгать туклануы һәм сәүдә, суүткәргечләр корылмаларында, медицина оешмаларында һәм балалар учреждениеләрендә эшләүчеләр әлеге медицина тикшерүен халыкның сәламәтлеген саклау, авырулар килеп чыгуын һәм таралуын кисәтү максатында үтәләр.

Эшкә кергәндә һәм периодик рәвештә мәҗбүри медицина тикшерүе узарга кирәк булган зарарлы һәм куркыныч производство факторлары һәм эшләр башкарма хакимиятнең федераль органнары тарафыннан билгеләнә. Зарури булганда җирле үзидарә органнары карары белән аерым эш бирүчеләр өчен мәҗбүри медицина тикшерүе узуга карата өстәмә шартлар һәм күрсәтмәләр кертелергә мөмкин.

Аерым төр эшчәнлек башкаручы эшчеләр, шул исәптән зур куркыныч тудыра торган чыганаклар белән бәйле (зарарлы матдәләр һәм уңайсыз производство факторлары) эшләрне башкаручылар биш елга бер тапкырдан да ким булмаган тәртиптә мәҗбүри психиатрия тикшерүе дә үтәләр.

Әлеге маддәдә каралган медицина һәм психиатрия тикшерүләре эш бирүчеләр акчасы хисабына гамәлгә ашырыла. Башка очракларда, Хезмәт кодексының 212нче маддәсе нигезендә медицина тикшерүе узу тәртибе эш бирүченең норматив актлары белән билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев