Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Метанолдан агуланган студентлар хәмерне «незамерзайка» белән бутаган булуы мөмкин

Казанда 13 студентның метанол белән агулану очрагыннан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү бара.

Тикшерүче Казанда 13 студентның метанол белән агулану очрагыннан соң кузгатылган җинаять эшен тикшерүнең барышы турында хәбәр итте. Искәртеп узабыз, эш «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган продукция сату» маддәсе буенча кузгатылган иде.

Бу хәл 15-16 ноябрь төнендә булган, 18 яшь кеше Салмачы бистәсендәге коттеджда туган көн билгеләп үткән. Аларның ундүртесе хәмер эчкән, шуннан соң чирләүләрен сизеп, табибларга мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, биш литрлы шешәне бер егет танышлары аша сатып алган. Ул аны коттеджга каршеринг автомобиле багажнигында алып килгән. Шул ук вакытта автомобиль багажнигында шундый ук шешәдә  «незамерзайка» булган.

Яшьләр хаталанып, сыеклыкны алып, аңа ароматизаторлар өстәп эчкәннәр. Һәлакәт урынында «незамерзайка»дан  бер шешә тапканнар, тикшеренү анда метанол эзләре булуын күрсәткән.

Моннан тыш, каршеринг багажнигында контрафакт хәмер салынган шешә табып алалар. Тикшерү хәмер саткан 21 яшьтән 31 яшьтәге дүрт кешедән сораштыру уздырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сатып алынган спиртта метанол юк.

Генетик һәм химик экспертизалар билгеләнгән, тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Элегрәк «Татар-информ» студентларның Казанда метанол белән агулануы турында хәбәр иткән иде. Зыян күрүчеләр саны унөч кешегә җиткән.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев